Кичә Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече һәм Зәй районы Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте белгече «Зәй элеваторы» ҖЧҖ пенсия яшендәге хезмәткәрләре белән очрашты.
29 нчы апрельдә Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Снежана Горбунова һәм Лилия Зарифуллина менталь тайпылышлары булган социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы дәресләр оештырганнар.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Европа иммунлаштыру атнасында актив катнашалар. Иммунлаштыру атнасы 2021 елда 26 апрельдән 2 майга кадәр уза.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукай иҗатына багышланган тематик атна узды.
Тыл хезмәтчәннәре – халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре социаль хезмәт алучылары «Җиңү диктанты» дигән халыкара патриотик акциядә катнашалар.
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кертелә.
Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы белән «Нигә полициягә учетка куялар?» дигән темага әңгәмә оештырылды.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Казан шәһәренең мәдәният сарайларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Өмет – Надежда» хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган чаралар уза.
27 апрельдә cоциаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен «Авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру» дигән темага семинар узды.