Мамадышның интернат-йортына депутатлар килеп киттеләр

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Мамадыш районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясе депутатлары булып китте. Булат Әхмәтгаянов җитәкчелегендә кунаклар тыл хезмәтчәннәре Миңсылу Шиһап кызы Бариева һәм Пелагия Ивановна Иванованы Җиңү көне белән котладылар, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, аларга чәчәк бәйләмнәре, азык-төлек пакетлары, инвалид коляскалары тапшырдылар. Депутатлар социаль хезмәт алучыларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Аларга ноутбук һәм күчтәнәчләр тапшырылды.

Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котларга Шәтке мәдәният йорты артистлары һәм фольклор ансамбле дә килгән иде. Алар сугыш еллары җырларын башкардылар.

Социаль хезмәт алучылар мондый игътибарга һәм бүләкләргә бик шат булдылар. Саф һавада оештырылган очрашу якты тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International