Казанда социаль хезмәт күрсәтү белгечләрен һөнәри эшчәнлектә диагностика инструментларын һәм коррекцион методикаларны куллану буенча мастер-классларда укыту дәвам итә.
29 апрельдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Алла Старостина Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен мастер-класс үткәрде. Мастер-классның темасы: «Петра» җыелмасын кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үстерүче уеннар».
Чара 2021 елда ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү планы нигезендә узды.
«Петра» уен җыелмасы игътибарны, акылны, тактиль хәтерне баетырга, сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Әлеге комплект базасында балалар белән системалы уеннар, уңайлы күнегүләр башкару, төрле вариацияләрдә биремнәрне кабатлау танып-белү һәм психик функцияләрне үстерергә ярдәм итә.
Мастер-класслар барышында шулай ук «Метафорик карталар»ны куллану мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар. Алар ярдәмендә психолог һәм педагог социаль хезмәтләр алучының эчкерсез аралашуына, үз-үзләрен күрсәтүенә, рефлексиягә ярдәм итә торган шартлар булдыра ала.