Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Шушы көн уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тантаналы чаралар, акцияләр, концертлар, ветераннарны котлау узды.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен иганәчеләр җәлеп итү буенча актив эш алып бара.
Профилактикалау – иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе. Шуны исәпкә алып, бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Көчләүсез дөнья» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
Бүгенге көн Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен хәрәкәт эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән иртәнге гимнастикадан башланып китте.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дигән масштаблы акция уздырдылар.
Җиңү көне алдыннан хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова һәм психолог Чулпан Галләмова, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре-волонтерлары, 94 яшьлек тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Саимә Гарипова янына бардылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
4-7 май көннәрендә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә «Кыска вакытлы тору төркемнәре (бүлекләре) эшләү шартларында интеллектуаль тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укулар оештырылды.
Хәзерге вакытта Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өч тыл хезмәтчәне яши. Һәр язмыш – үзе бер тарих.
8 нче май көнне Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.