Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Җиңү көне уңаеннан чаралар узды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Шушы көн уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тантаналы чаралар, акцияләр, концертлар, ветераннарны котлау узды.

Мәсәлән, Саба районында «Ветераннарга ярдәм» акциясе үткәрелде. «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән 27 Бөек Ватан сугышы ветераны өйләрендә һәм өй яны участокларында генераль җыештыру үткәрелде.

Әлмәт муниципаль районында 6 май көнне «Опека» үзәге хезмәткәрләре шәһәр урамнарына чыктылар һәм халыкка Георгий тасмалары тараттылар.

Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында 7 майда Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Елмаю» һәм «Кызлар» клубларында тәрбияләнүчеләр өчен мәгълүмати-танып-белү чарасы уздырылды.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә балалар белән танып-белү әңгәмәсе уздырдылар. Дәрес барышында балаларга сугыш барышы турында сөйләделәр, алар геройларның батырлыкларын искә төшерделәр.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар сугыш һәм фронт турында шигырьләр, җырлар тыңладылар, конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмгә учреждениедә «9 Май» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Җиңү хаты» акциясе кысаларында сугыш ветераннарына хатлар яздылар. Алар шулай ук «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә дә кушылды.

«Җиңү хаты» Бөтенроссия акциясендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт алучы 12 бала да катнашты. Алар хезмәт буенча инструктор Ирина Кожевникова җитәкчелегендә ветераннарга рәхмәт сүзләре яздылар һәм аларны акцияне оештыручыларга электрон почта аша җибәрделәр.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да берничә чара үткәрелде. Бәйрәмгә интернат-йортны шарлар һәм плакатлар белән бизәделәр, һәр көнне сугыш еллары җырлары яңгырады, әдәби сәгатьләр үткәрелде һәм кинолар күрсәтелде. «Җиңү тәрәзәләре» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучылар тәрәзәләрне бизәделәр. Арт-терапия дәресләрендә өлкән кешеләр сабын розалардан чәчәк бәйләмнәре ясадылар, алар бәйрәм көнендә төшке аш өстәлләрен бизәде.

Учреждениедә тыл хезмәтчәне М. Ф. Порфирьева һәм сугыш ветеранының тол хатыны Н. Н. Галкина яшиләр. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оештырылган «Йолдыз» волонтерлар отряды аларга бүләк һәм котлау открыткалары тапшырды.

Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май уңаеннан концерт программасы оештырылган иде. Учреждениедә яшәүче биш тыл хезмәтчәнен һәм социаль хезмәтләр алучыларны котларга дип башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Р. Х. Морадыймов, социаль яклау бүлеге начальнигы О. Г. Терентьева һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Е. К. Савинов килделәр. Интернат-йорт директоры Р. А. Газизуллин тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. Мәдәният бүлеге һәм Халыклар дуслыгы йорты артистлары яшәүчеләрне биюләр, сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International