Җиңү көне алдыннан хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова һәм психолог Чулпан Галләмова, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре-волонтерлары, 94 яшьлек тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Саимә Гарипова янына бардылар.
Чара ветераннарга социаль ярдәм итүгә, илебезнең тарихи үткәнен саклап калуга юнәлдерелгән иде.
Белгечләр ветеранны Җиңүнең 76 еллыгы белән котладылар, аңа нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр. Әңгәмә вакытында Саимә апа үзенең гаилә фотосурәтләре һәм сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Виктория Павловна өлкән кешегә мошенниклардан ничек сакланырга кирәклеген искә төшерде, дәүләт хезмәтләре порталы эше белән таныштырды. Аннары психолог нерв-мускул релаксациясе өчен күнегүләр күрсәтте һәм Хәсәй Алиеваның «Ачкыч» методын кулланып, стресс белән көрәшергә өйрәтте.