Хәзерге вакытта Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өч тыл хезмәтчәне яши. Һәр язмыш – үзе бер тарих.
9 май көнне социаль эш буенча белгечләр социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган кечкенә парад оештырдылар. Катнашучылар чарага бик җаваплы карадылар: һәркемдә Георгий тасмалары, шарлар бар иде. Чара вакытында сугыш еллары музыкасы уйнады. Шулай ук интернат-йорт «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясенә кушылды. Хезмәткәрләр үз туганнарының фотосурәтләрен күтәреп бардылар.

Интернат-йорт директоры Ирина Николаевна барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Александровна тыл хезмәтчәннәренә ил һәм республика президентлары, шулай ук Минзәлә районы башлыгы исеменнән чәчәкләр һәм котлау хатлары тапшырды.
Интернат-йортта яшәүчеләр «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» обелискына чәчәкләр салдылар, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чараның тантаналы өлешеннән соң район мәдәният йорты агитбригадасы интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм концерты белән сөендерде.