«Исток-Башлангыч» үзәгендә Җиңү көненә багышланган чаралар узды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дигән масштаблы акция уздырдылар.

Шулай итеп, бүлекчә хезмәткәрләре сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын бәйрәм белән котладылар. Хезмәткәрләр һәм волонтерлар көче белән ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде.

Социаль хезмәт алучы ветераннар «Георгий тасмасы» акциясендә катнаштылар.

Бәйрәм алдыннан ветераннар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Шулай ук социаль хезмәт алучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберлекләрен төзекләндерү матур традициягә әйләнде. Чираттагы тапкыр социаль хезмәткәрләр ветераннар каберләрен җыештыру буенча чаралар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International