4-7 май көннәрендә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә «Кыска вакытлы тору төркемнәре (бүлекләре) эшләү шартларында интеллектуаль тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укулар оештырылды. Программаның максаты – психик тайпылышлардан интегүче гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм комплекслы системасын булдыру.
Тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы Анжелика Вәлиева мөрәҗәгать иттеләр.
Укытучылар сыйфатында уку процессына федераль һәм республика дәрәҗәсендәге дәүләт учреждениеләренең психиатрия өлкәсендә белгечләр җәлеп ителде: Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина көллияте укытучылары, Казан интенсив күзәтүле махсус типтагы психиатрия хастаханәсе һәм Дәрвишләр бистәсе акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт вәкилләре.
Программаны уңышлы үзләштергән 48 белгечкә квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.