Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иртәнге гимнастика

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Бүгенге көн Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен хәрәкәт эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән иртәнге гимнастикадан башланып китте.

Гимнастиканың бурычы – организмны көндәлек йөкләнешкә җайлаштыру, йөрәк-кан тамырлары, вегетатив, нерв-мускул системалары эшен җайга салу, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгыту, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең кәефен яхшырту. «Өлкән кешенең сәламәтлеген саклап калу өчен балансланган хәрәкәт активлыгы принципларын сакларга кирәк. Шулай ук организмның һәм шәхеснең гомуми закончалыкларын һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк», – ди интернат-йорт белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International