«Каенкай» тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар узды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

8 нче май көнне Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Кичәне алып баручы Дания Хисамова барысын да бәйрәм белән котлады һәм Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгалары һәм фактлары турында сөйләде. Җыелучылар бер минут тынлык белән фашизмга каршы сугышларда һәлак булганнарны искә алдылар.

Китапханәче «Журавли», «День Победы» җырларының тарихы турында сөйләде, залда утыручылар видеоязмаларны бик теләп карадылар, кушылып җырладылар.

Социаль хезмәт алучылар фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, ә сугыш чоры баласы Тәнзилә Гайсина сугыштан соңгы авыр балачак турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Музыкаль хезмәткәр Васил Таһирҗанов татар телендә хәрби җырлар башкарды.

Шулай ук китапханәче «Хәтер китабы», «Звон меча и молота» һәм «Детство, опаленное войной» китаплары белән таныштырды. Кичә ахырында викторина үткәрделәр, җиңүчегә истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International