11 нче май көнне Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар. Балалар Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзүдә катнашучыларга һәйкәл нигезенә «вакыт капсуласы»н салуда һәм һәйкәл ачуда булдылар.
11 майда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә кылынган аеруча авыр җинаять нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тиешле боерыкка кул куйды.
7 май көнне, «Парк ретриты» технологиясе кысаларында, Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Венера Әхмәтшина һәм Альбина Хәбирова «Дан парклары буйлап сәяхәт» дигән чара уздырдылар.
7 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Волонтер» иреклеләр үзәге әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашучы Сәет Нургали улы Идрисовның өенә бардылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә тематик чара уздырылды.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннар Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан котлау открыткалары алдылар.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар катнашында Җиңү парады узды. Учреждениедә Бөек Ватан сугышы турында ишетеп кенә белмәүчеләр дә яши. Интернат-йорт карамагындагылар арасында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары бар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Казан психоневрология интернатында социаль хезмәт алучыларның актив катнашында театральләштерелгән концерт булып узды.
Бүген, 11 май көнне, бөтен республикабыз бер зур уртак фаҗига кичерә.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучыларыннан котлаулар кабул иттеләр. Лицей укучылары җылы теләкләр язылган хатларны һәм оригиналь бүләкләрне почта аша җибәрделәр.