ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2021 ел
җомга

Түбән Кама шәһәренең Гаиләгә, аналыкка һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү «Гаилә» мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге быел РФ Президенты грантын отты. Автоном коммерциячел булмаган оешма проекты авылда яшәүче авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль яклауга юнәлдерелгән.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.

13 май көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чара башында социаль эш буенча белгечләр әлеге бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында әңгәмә үткәрделәр.

12 май көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау» дигән тренинг үткәрелде.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырдылар. Учреждение хезмәткәрләре һәм иҗат коллективы катнашучыларыннан торган агитбригада тамашачылар алдында чыгыш ясады.

11 май көнне Әлмәт муниципаль районының «Опека» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә көндезге төркем белән дәрес узды. Катнашучылар ком терапиясе белән шөгыльләнделәр.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр Казанның 175 нче гимназиясендә атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә мемориал оештырдылар.

11 май көнне Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы гражданнар «Маникюр буенча белгеч» программасы буенча һөнәри укуларын уңышлы төгәлләделәр. Укулар Яр Чаллы шәһәренең «РАРК» өстәмә һөнәри белем бирү АКБО белән төзелгән контракт нигезендә үткәрелде.

2021 елның 12 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 23 417 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 35 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,16 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 453 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 47 кешегә кимрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International