«Веста» үзәгендә «Көчләүсез дөнья» дигән мәгълүмати сәгать уздырылды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Профилактикалау – иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе. Шуны исәпкә алып, бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Көчләүсез дөнья» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чараның максаты – экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә эш итү кагыйдәләре турында белгечләрнең белемнәрен ныгыту.

Дәрестә катнашучылар шулай ук яшьләр арасында профилактик эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки нәкъ менә алар социаль һәм криминаль төркемнәрнең тискәре йогынтысына аеруча дучар була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International