Бүген татарстанлылар бер сәгатькә азрак эшли

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 10 февралендәге ПУ-115 номерлы «2021 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» Указы нигезендә, 13 нче майУраза бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.

Шулай итеп, 2021 елда 13 май ял көне булачак. 12 майда эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International