Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен иганәчеләр җәлеп итү буенча актив эш алып бара. Социаль эш буенча белгеч Инга Шәрипова «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында үз игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышына юнәлтте һәм «Игелекле Татарстан» акциясе оештырды. Белгеч социаль хезмәт алучыларга өйләренә барып, бүләкләр тапшырды.
Нинди дә булса чикләүләре булган кешеләргә еш кына игътибар һәм аралашу җитми, шуңа күрә барысы да очрашуга шат иде.
«Гармония» комплекслы үзәге акциядә катнашкан өчен шәхси эшмәкәр Эльвина Сәйфетдиновага зур рәхмәт белдерде.