Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә 224 кеше тора, алар арасында 11 ялгыз һәм ялгыз яшәүче гаилә пары бар. Халыкара гаилә көне уңаеннан социаль хезмәткәрләр гаиләләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга чәчәкләр тапшырдылар.
Иртәгә, 18 майда, Татарстан башкаласында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләренең «Театр – All Inclusive» IV республика фестивале узачак. Чара К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Башлана иртәнге сәгать унда.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлардан чыккан балигъ булмаган балаларның өлешен арттыру – 2021 елга социаль тармакның өстенлекле максатларының берсе.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче өлкәннәр өчен һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча белем алу мөмкин булды.
Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле акцияләр һәм социаль хезмәт алучылар катнашында чаралар үткәрелде.
Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында 17 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның «Титан» спорт мәктәбе хезмәткәрләре белән очрашуы булды.
Халыкара музейлар көне һәм Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары «Музей язы – 2021» фестивалендә катнашты.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәт яшәү рәвеше темасына әңгәмә узды.
Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гарденотерапия» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Социаль хезмәт алучыларның ялын планлаштырганда социаль эш буенча белгеч Р. З. Вагыйзова сәнгать, техник һәм гамәли иҗатның төрле төрләренә җәлеп итү белән бәйле технологияләргә өстенлек бирә.