Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә 224 кеше тора, алар арасында 11 ялгыз һәм ялгыз яшәүче гаилә пары бар. Халыкара гаилә көне уңаеннан социаль хезмәткәрләр гаиләләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга чәчәкләр тапшырдылар.

Кайбыч районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шулай ук хезмәт алучылар янына барып кайттылар. Белгечләр Олы Урсак авылыннан Каюмовлар һәм Салтыган авылыннан Камалетдиновлар гаиләсендә булдылар. Авылдашлары өчен үрнәк булган гаилә парларына социаль хезмәткәрләр нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
