Халыкара музейлар көне һәм Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары «Музей язы – 2021» фестивалендә катнашты.
Балалар курчак театрын карадылар, балчыктан сыбызгы ясау буенча мастер-класста катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, уен мәйданчыкларында биеделәр, мультфильм геройлары белән фотога төштеләр.
Балалар өчен фестиваль бәйрәмнәре – ул үз талантларыңны күрсәтү мөмкинлеге, аралашу өчен менә дигән урын.