«Изгелек»тә тернәкләнүчеләр шәһәр спорт мәктәбе вәкилләре белән очраштылар

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында 17 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның «Титан» спорт мәктәбе хезмәткәрләре белән очрашуы булды.

Мәктәп директоры урынбасары Елена Панина һәм тренер Геннадий Щеглов мастер-класс үткәрделәр, күнегүләр, танылган спортчыларның фотосурәтләрен күрсәттеләр. Социаль хезмәт алучылар тренерның чыгышын игътибар белән күзәттеләр, спорт мәктәбенә керү шартлары һәм тренировкаларның ничек узуы белән кызыксындылар.

Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм Махсус Олимпиадага әзерләнүгә юнәлдерелгән иде. Кунаклар белән очрашуда 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International