ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Кичә, 18 май көнне, Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дигән мәгълүмати дәрес үткәрелде. Чараның максаты балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли ашлары белән таныштыру иде.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләренең «Театр – All Inclusive» IV республика фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин катнашты.

Бүген Буа һәм Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында кунаклар – «Болгар радиосы» һәм Апас муниципаль районы вәкилләре булып китте.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәт алучыларының социаль активлыгын арттыру максатыннан Министрлык республика шахмат-шашка турнирларын үткәрә.

17 май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында, Баулы районының 1 нче социаль участогында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Без аралашырга беләбезме?» тренингы үткәрелде. Әлеге чараны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Сәетгәрәева оештырды.

17 май – Бөтендөнья электрон элемтә һәм мәгълүмат җәмгыяте көне. Бу көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучысы Тамара Кучумова «Интернетка рәхмәт-2021» VII Бөтенроссия компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары конкурсында катнашу өчен гариза бирде.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 17 май көнне Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган танып-белү чарасы булып узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Барысы да гаиләдән башлана» дигән виртуаль викторина үткәрелде. Гаилә кыйммәтләрен һәм халык традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Электротравма, электр тогы белән зарарланган вакытта беренче ярдәм» дигән темага медицина сәгате узды. Чараны физиотерапия буенча шәфкать туташы Лилия Нәбиева үткәрде.

Кичә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада «Күңелле стартлар» спорт ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International