Казанда «Театр – All Inclusive» балалар театр студияләре фестивале узачак

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Иртәгә, 18 майда, Татарстан башкаласында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләренең «Театр – All Inclusive» IV республика фестивале узачак. Чара К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Башлана иртәнге сәгать унда.

Фестивальнең партнерлары арасында – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Чарада төрле төрдәге белем бирү учреждениеләрендә укучы Татарстан Республикасының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша.

«Театр – All Inclusive» социаль әһәмиятле проекты Татарстанда 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү һәм социальләштерү, театр эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Фестивальгә кадәр сигез балалар коллективы Казанга театр сменасына чакырыла. Быел смена 16-18 май көннәрендә уза. Театр артистлары балалар өчен мастер-класслар оештыра, балалар спектакльләре репетицияләре уза, ә педагоглар консультацияләр ала.

18 майда, уку нәтиҗәләре буенча, балалар коллективлары профессиональ сәхнәдә чыгыш ясаячак. Шунда ук әлеге этап призерлары билгеләнәчәк.

Элемтә өчен мәгълүмат:

8 919 622 59 56, 8 904 666 96 97 – Әлфия Вәлиева, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды (фестивальне оештыручы) директоры;

8 951 061 84 54 – Рәсимә Җиһаншина, фонд белгече;

Электрон почта: abcrt@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International