Татарстанда тагын өч оешма хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Нурлат муниципаль районы «Ойл Плюс» МК ҖЧҖ 50 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 984,0 мең сумлык бурычын түләде.

Бөгелмә районының «Агропродукт» ҖЧҖ бер хезмәткәргә 56 мең сум түләде.

Алабуга муниципаль районында «Оптовик» ҖЧҖ 8 хезмәткәр алдындагы гомуми 237 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International