Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Халыкара гаилә көне уңаеннан чаралар уздырылды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле акцияләр һәм социаль хезмәт алучылар катнашында чаралар үткәрелде.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем гаиләм – минем шатлыгым» дигән конкурс-уен программасы узды. Чара балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә, гаилә турында күзаллауларны формалаштыруга, ата-аналарга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

14 май көнне Баулы муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бал рухында чара уздырдылар. Кунаклар кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күңелле стартлар оештырды. Чара «Яшьлек» шәһәр скверында, саф һавада узды. Гаиләләргә берничә сынау узарга туры килде.

Бәйрәм алдыннан Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр концерт программасы оештырдылар. Тәрбияче А. В. Чувашова җитәкчелегендә балалар 17 сәнгать номеры әзерләделәр: гаилә һәм әти-әниләр турында биюләр, шигырьләр һәм җырлар. Концерт номерлары төрле конкурслар һәм уеннар белән үрелеп барды.

Ял көне клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Ландыш Зарипова һәм Анастасия Ильина «Гаилә зонтигы астында» дигән чара уздырдылар. Ул «Альфа» мәдәният йортында узды. 20 гаилә күңелле конкурсларда һәм эстафеталарда, викторинада һәм хәрәкәтчән уеннарда катнашты.

Бүген «Веста» үзәге белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт алучылар арасында фотоконкурс үткәрде. Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләргә үзләренең гаилә архивындагы иң яхшы фотоларны табарга һәм алар белән уртаклашырга тәкъдим ителде. Чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм конкурста катнашучыларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Шундый чаралар башка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International