«Балкыш» приютында балалар һәм ата-аналар өчен дәрес уздырылды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлардан чыккан балигъ булмаган балаларның өлешен арттыру – 2021 елга социаль тармакның өстенлекле максатларының берсе. Аны тормышка ашыру кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белән берлектә балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән уртак эш алып баралар.

Хәзерге вакытта приютта Зәй муниципаль районыннан дүрт бала бар. Нәкъ менә алар өчен 12 май көнне приют базасында арт-терапия техникасын кулланып төркемле дәрес үткәрелде. «Шатлык» үзәге белгече белән бергә дәрескә балаларның әнисе дә килгән иде. Дәреснең төп максаты – балаларны һәм ата-аналарны берләштерү, гаилә кыйммәтләрен һәм кризис чорында уңай микроклиматны саклау.

Белгечләр сүзләренә караганда, бары тик уртак көч белән генә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International