«Шатлык» үзәге хезмәткәрләренә «Демография» илкүләм проекты кысаларында уку мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче өлкәннәр өчен һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча белем алу мөмкин булды.

14 нче май көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен пенсия фонды һәм мәшгульлек үзәге белгечләре белән чираттагы очрашу оештырылды. Белгечләр гражданнарның нинди категориясе федераль бюджет акчалары хисабына уку узарга мөмкин, гражданинга «Россиядә эш» порталында ничек гариза бирергә һәм белем бирү программасын сайларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләр өчен ташламалар һәм гарантияләргә кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International