Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәт яшәү рәвеше темасына әңгәмә узды. Социаль хезмәтләр алучыларга дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвешен алып бару файдасы турында гына түгел, алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында да сөйләделәр. Алган белемнәрен катнашучылар тематик сораулар һәм җаваплар ярдәмендә ныгыттылар.
«Сәламәтлек – иң кыйммәтле байлык, шуңа күрә кешенең аны ничек кабул итүе һәм үз кыйммәтләре системасында нинди урынга куюы бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итте чараны оештыручы.