Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гарденотерапия» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә.
Социаль хезмәт алучыларның ялын планлаштырганда социаль эш буенча белгеч Р. З. Вагыйзова сәнгать, техник һәм гамәли иҗатның төрле төрләренә җәлеп итү белән бәйле технологияләргә өстенлек бирә. Территориянең ландшафт дизайнына зур игътибар бирелә. Моның өчен кышын дәресләрдә нинди чәчәк үсентеләрен үстерергә кирәклеге турында фикер алышалар. Социаль хезмәт алучылар бик теләп үсемлекләр үстерәләр һәм аларны карыйлар, кирәкле эш башкару белән бәйле эмоциональ яхшы кәеф кичерәләр.
«Гарденотерапия» технологиясе социомәдәни эшчәнлекнең башка технологияләре элементлары белән берлектә кулланыла: музыка, сынлы сәнгать, декупаж, чигү, бәйләү, оригами һ. б.