17 май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында, Баулы районының 1 нче социаль участогында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Без аралашырга беләбезме?» тренингы үткәрелде. Әлеге чараны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Сәетгәрәева оештырды.
Дәреснең максаты балигъ булмаганнарда аралашуның төп алымнарын формалаштыру, аралашу культурасы һәм конфликтлардан китү ысуллары турында күзаллау булдыру иде. Шулай ук катнашучыларга балалар ышаныч телефоны эше турында сөйләделәр.
Тренинг барышында балалар кешенең күмәк портретын ясадылар. Алар якын кешеләренә карата мөнәсәбәтләре турында уйландылар, әйләнә-тирәдәгеләргә уңай караш формалаштырдылар, дискуссия вакытында сыйныфташларның позициясен аңларга өйрәнделәр.
Дәрес ахырында катнашучыларга балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.