«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләр электротравманың нәрсә икәнен белделәр

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Электротравма, электр тогы белән зарарланган вакытта беренче ярдәм» дигән темага медицина сәгате узды. Чараны физиотерапия буенча шәфкать туташы Лилия Нәбиева үткәрде.

Социаль хезмәтләр алучылар электр тогының нинди куркыныч тудыруын, нинди шартларда электротравма алырга мөмкин булуын, ток сукканнан соң нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин икәнлеген белделәр. Шулай ук балаларга электр тогы белән зарарланган вакытта беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында сөйләделәр. Тернәкләнүчеләр материалны игътибар белән тыңладылар һәм куркынычсызлык чаралары турында сөйләшүдә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International