Яр Чаллыда «Барысы да гаиләдән башлана» дигән виртуаль викторина узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Барысы да гаиләдән башлана» дигән виртуаль викторина үткәрелде. Гаилә кыйммәтләрен һәм халык традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Викторина башланыр алдыннан катнашучылар бер-берсенә алар өчен гаиләнең нәрсә икәнлеген, үзләренең гаилә кыйммәтләре һәм милли гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International