Минзәлә интернат-йортында күңелле стартлар

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Кичә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада «Күңелле стартлар» спорт ярышлары узды.

Ике командага бүленеп, социаль хезмәт алучылар мавыктыргыч биремнәр үтәделәр, эстафетада катнаштылар. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга интернат-йорт белгечләре ярдәм итте. Мондый чара күңелле атмосфера тудыра, коллективны берләштерә.

Күп кенә хәрәкәтчән уеннар һәм эстафеталар социаль хезмәт алучыларга балачакларын искә төшерделәр. Ярышлар ахырында һәр катнашучыга медальләр һәм кечкенә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International