Бүген Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләренең «Театр – All Inclusive» IV республика фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин катнашты.
Фестивальне оештыручылар – «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Быел фестивальнең оештыру комитетына 35 гариза килеп иреште.
Исегезгә төшерәбез, «Театр – All Inclusive» социаль әһәмиятле проекты Татарстанда 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү һәм социальләштерү, театр эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.