Тәтеш интернат-йорты яшәүчесе «Интернетка рәхмәт-2021» конкурсында катнаша

2021 елның 18 мае, сишәмбе

17 май – Бөтендөнья электрон элемтә һәм мәгълүмат җәмгыяте көне. Бу көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучысы Тамара Кучумова «Интернетка рәхмәт-2021» VII Бөтенроссия компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары конкурсында катнашу өчен гариза бирде.

Әлеге конкурсның максаты – актив озын гомерлелеккә ярдәм итү һәм заманча телекоммуникацион технологияләр үсеше һәм куллану турында уңай фикер формалаштыру.

Тамара Владимировна өч ел инде компьютер клубының актив әгъзасы булып тора, клуб җитәкчесе – тәрбияче Наталья Самаркина. Өлкән кеше уку курсын уңышлы узды, аның өчен иң актуаль интернет-ресурсларын билгеләде һәм алардан бик теләп файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International