ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы уздыра. Конкурста балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр катнаша ала.
Бүген Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Пионерия көненә багышланган чара узды. Анда яшәүчеләр үзләренең балачак һәм яшьлек елларын искә төшерделәр, аларны пионерларга ничек кабул итүләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар бик теләп яшь чактагы пионербол уенын уйнадылар.
Узган ял көннәрендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты шәһәр халкы өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча лекцияләр циклыннан беренче дәрес үткәрде.
Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире социаль хезмәткәрләрнең планнан тыш инструктажын үткәрде. Чараның максаты – хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.
Өстәл уеннары аралашуга булышып кына калмый, ә интеллект, логик фикерләүне, хәтерне үстерүгә, үз-үзеңне бәяләүне арттыруга, коммуникатив сәләтләрне яхшыртуга да ярдәм итә. Шуны истә тотып, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре әлеге файдалы күңел ачу төренә аерым игътибар бирәләр.
2021 елның 19 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 22 456 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 961 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,11 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 864 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 153 кешегә кимрәк.
18 май көнне Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ведомствоара семинар үткәрде. Анда муниципаль районның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектларының мәгълүмат системасында эше каралды.
Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасын тормышка ашыру кысаларында спорт бәйрәме узды.
18 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Социаль хезмәт күрсәтүнең стационар һәм ярымстационар рәвешләрендә социаль хезмәт күрсәтүләрне планлаштыру һәм күрсәтү» темасына укыту семинары оештырды.