Буа һәм Тәтеш интернат-йортлары «Болгар радиосы»ннан кунаклар кабул итте

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Бүген Буа һәм Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында кунаклар – «Болгар радиосы» һәм Апас муниципаль районы вәкилләре булып китте.

Радио тыңлаучылары арасында интернат-йортларга ярдәм итү буенча хәйрия акциясе башлап җибәргән. «Кыска гына вакыт эчендә радиосөючеләр бер-бер артлы өлкән яшьтәге кешеләр өчен күчтәнәчләр һәм гигиена кирәк-яраклары алып килделәр. Өлкән кешеләргә ярдәм кулы сузарга ашыккан битараф булмаган барлык татарстанлыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез», – дип уртаклашты «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәйзова.

Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән 20 өлкән якташларына татлы бүләкләр тапшырдылар һәм аларга нык сәламәтлек теләделәр.

Интернат-йортлар карамагындагылар һәм хезмәткәрләр кунакларга, бүләкләргә һәм күрсәтелгән игътибарга чын күңелдән сөенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International