Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 17 май көнне Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган танып-белү чарасы булып узды.
Балаларга кырыс сугыш еллары, совет солдатының кыюлыгы һәм батырлыгы турында презентация күрсәтелде. Дулкынландыргыч кадрларны карау реабилитантларда сугышларда фидакарьләрчә көрәшкән кешеләргә зур рәхмәт, тирән хөрмәт хисләре уятты. Шулай ук балалар сугыш еллары шигырьләрен укыдылар, «Катюша», «День Победы» җырларын тыңладылар, тематик рәсемнәр ясадылар.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән солдатларга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.