Кичә, 18 май көнне, Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дигән мәгълүмати дәрес үткәрелде. Чараның максаты балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли ашлары белән таныштыру иде.
Дәрес башында әңгәмә үткәрелде, анда балалар татар мәдәниятенең үзенчәлекләре, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында белделәр. Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабантуй турында да искә төшерделәр. Шулай ук балалар татар милли киемен карадылар, милли ризыклар белән таныштылар. Тозлы камырдан балалар мөстәкыйль рәвештә чәк-чәк ясап карадылар.
Танып-белү дәресе катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.