Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәт алучыларының социаль активлыгын арттыру максатыннан Министрлык республика шахмат-шашка турнирларын үткәрә.
Чараларда катнашалар:
- түбәндәге яшь төркемнәре буенча социаль приютларда тәрбияләнүчеләр:
I төркем – 10 яшькә кадәр;
II төркем – 10 яшьтән 14 яшькә кадәр;
III төркем – 14 яшьтән 18 яшькә кадәр;
- картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда, психоневрологик интернатларда социаль хезмәт алучылар.
Катнашу өчен гаризалар 11 июньгә кадәр (социаль приютлар) һәм 23 августка кадәр (интернат-йортлар һәм психоневрологик интернатлар) кабул ителә.
Республика шахмат-шашка турнирларын үткәрү турында нигезләмә >>.