ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Алар учреждениенең рәсми символикасын яңартуга кагыла.

Менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү буенча «Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында 19 нчы май көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы очрашу булып узды.

18 нче май көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары һәм педагоглары менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә дәрес үткәрделәр. Чара «Тигез мөмкинлекләр өчен» программасы буенча үткәрелде.

Халыкның яңа коронавирус йогышы белән авыруын булдырмау максатларында 18 май көнне Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе һәм «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре 16 майда «Sforzando» Инструменталь, вокаль, хореография һәм театр сәнгате халыкара конкурсында катнаштылар. Алар «Мода театры. Фантазия юнәлешендәге кием» номинациядә чыгыш ясадылар һәм И. А. Крыловның «Павлин һәм Сандугач» әсәрен сәхнәләштерделәр.

19 нчы май көнне Минзәлә үзәк район хастаханәсе базасында, аналарның яңа туган сабыйларыннан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча программаны тормышка ашыру кысаларында, «Булачак әниләр» клубында чираттагы дәрес узды.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын һәм Халыкара музей көнен бәйрәм итү кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар.

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр, караучысызлык очракларын киметү буенча профилактик эш кысаларында 18 май көнне Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече төркемле дәрес үткәрде. Ул балигъ булмаганнарның гражданлык җаваплылыгын һәм хокукый үзаңын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Пионерия көнендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының иҗат коллективы видеоконференция режимында «Күңел яшь булса, безгә еллар куркыныч түгел» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Аны Ярославль, Самара, Ростов, Воронеж, Тула, Псков, Мәскәү, Иркутск һәм башка өлкәләрдән 25 интернат-йорт карады.

Кичә, 19 май көнне, Питрәч паркының балалар шәһәрчегендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган акция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International