Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы тапкыр «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтендә катнашучылар булдылар. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кунаклар социаль хезмәт алучыларга «Ничек матур бу дөнья!» дигән концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара гаилә көненә багышланган тематик атна узды. Чараларга әти-әниләр дә җәлеп ителде.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында урта һәм кече медицина персоналын укыту дәвам итә. Чаралар социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева тарафыннан үткәрелә.
20 май көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча дәрес узды. Әлеге технологиянең максаты – бозылган функцияләрне яңадан торгызу һәм үстерү, бу өлкән кешегә күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
19 нчы май көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә түбәндәге оешмалар катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды: «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «110 нчы балалар бакчасы» МАМББУ, шәхси эшмәкәр Мамишов Б. В., «Цифрлы технологияләр» ҖЧҖ, «Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ автохуҗалыгы» ДБУ.
18-19 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре В. Ю. Коновалова һәм С.Г. Ягудина «Инвалидларны һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен озата бару һәм объектта хезмәт күрсәтү» программасы буенча укулар уздылар. Чара «ПрофСтандарт» ӨҺББ АКБО базасында узды.
«Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре хезмәт алучылар белән коронавируска каршы вакцина ясау кирәклеге турында аңлату әңгәмәләре уздыралар.
Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе дәресе узды. Әлеге чараны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р. С. Габдрахманова үткәрде.
«Шифалы баян» инновацион технологиясе кысаларында Аксубайның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм мәдәният йортының «Аксубай егетләре» баянчылар балалар коллективы инде берничә тапкыр социаль хезмәт алучылар янына барып, хәйрия концертлары оештырдылар.
Әтнә муниципаль районының «Дусым» ҖЧҖ 92 хезмәткәр алдындагы гомуми 7 305,5 мең сумлык бурычын түләде.