«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр «Sforzando» конкурсында җиңү яулады

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре 16 майда «Sforzando» Инструменталь, вокаль, хореография һәм театр сәнгате халыкара конкурсында катнаштылар. Алар «Мода театры. Фантазия юнәлешендәге кием» номинациядә чыгыш ясадылар һәм И. А. Крыловның «Павлин һәм Сандугач» әсәрен сәхнәләштерделәр.

Балалар конкурста катнашуга бик җаваплы карадылар: тәрбиячеләр А. Ф. Ямалова һәм О. В. Кабачек җитәкчелегендә алар костюмнар ясадылар, сценарий уйлап таптылар.

Приют командасының сыйфатлы башкарылган һәм тырыш хезмәтен мәртәбәле жюри югары бәяләде һәм «I дәрәҗә лауреат» исемен бирде. Тантаналы чарада яшь артистларга медальләр, кубок һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International