«Астра» тернәкләндерү үзәген үзгәрешләр көтә

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

19 нчы май көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логотипның визуаль образын үзгәртү мәсьәләсе буенча күзәтчелек һәм попечительлек советларының берләштерелгән утырышы булып узды.

Үзәк директоры Галина Калашникова хезмәткәрләргә һәм советлар әгъзаларына яңа брендбук проектын тәкъдим итте. Ул хәйрия нигезендә Мәскәү шәһәренең медиамаркетинг белгечләре тарафыннан эшләнгән. Фикер алышу өчен катнашучыларга символик тасмадан «А» хәрефенең график билгесе рәвешендәге яңа логотип тәкъдим ителде, ул үзәкнең бердәм концепциясе буенча формада ясалган һәм «Без үзенчәлекле балаларга мөмкинлекләр ачабыз» шигаре астында балаларга юл сала. Проект хупланды һәм бертавыштан кабул ителде.

20 майдан «Астра» тернәкләндерү үзәгендә символиканы яңарту эше башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International