Үзеңне һәм якыннарыңны сакла – прививка ясат

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Халыкның яңа коронавирус йогышы белән авыруын булдырмау максатларында 18 май көнне Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе һәм «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Ул үз чыгышында вакцинацияләү кирәклеге турында сөйләде. «Вакцинацияләү – ул авыруларны булдырмау һәм кеше гомерен саклап калуның куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы», – дип билгеләп үтте Ирина Владимировна. Белгеч сүзләренә караганда, Әлмәттә коронавирус прививкасыннан соң бер генә авыр нәтиҗә дә теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International