Менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү буенча «Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында 19 нчы май көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы очрашу булып узды. Белгечләр Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова бәйләү җепләреннән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Иҗади процесс мастер-класста катнашучыларга шатлык китерде. Алар хәтта курчакларына исемнәр дә уйлап табарга булдылар. Шуннан соң чарада катнашучылар курчаклар белән сюжетлы уеннар уйнадылар.
Шулай ук психолог Евгения Бочкарева «Дары Фребеля» уен җыелмасы ярдәмендә иҗади сәләтләрне, игътибарны һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән берничә күнегү үткәрде.