19 нчы май көнне Минзәлә үзәк район хастаханәсе базасында, аналарның яңа туган сабыйларыннан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча программаны тормышка ашыру кысаларында, «Булачак әниләр» клубында чираттагы дәрес узды. Аны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алена Филаретова үткәрде.
Чарада алты йөкле хатын-кыз катнашты. Аларга берничә күнегү башкарырга тәкъдим ителде. Шулай ук белгеч аларны сабый белән аралашу методикасы белән таныштырды, ул йөклелек чорында ана һәм бала арасында эмоциональ элемтә урнаштырырга ярдәм итә.