Кичә, 19 май көнне, Питрәч паркының балалар шәһәрчегендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган акция узды.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары ышаныч телефоны турында белешмәлекләр тараттылар, балаларга ярдәм хезмәте эшенең принциплары турында сөйләделәр һәм белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган проблемаларга басым ясадылар.
Акциягә төрле категория гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар җәлеп ителде.