18 нче май көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары һәм педагоглары менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә дәрес үткәрделәр. Чара «Тигез мөмкинлекләр өчен» программасы буенча үткәрелде.
Катнашучыларга коммуникатив сәләтләрне, игътибарны һәм фикерләүне үстерү буенча практик уеннар тәкъдим иттеләр. Дәрес нәтиҗәләре буенча үз тормыш стратегияләренә анализ ясалды, аралашу һәм адаптивлык күнекмәләре яхшыртылды.
Көндезге төркемнәрдә эш инвалидларны җәмгыятьтә социальләштерүгә, алар социаль-көнкүреш күнекмәләрен үзләштерсен, тулы канлы тормыш алып барсын өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта 18-40 яшьлек инвалидлар арасыннан көндезге тору төркеменә кеше туплау дәвам итә.