Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр, караучысызлык очракларын киметү буенча профилактик эш кысаларында 18 май көнне Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече төркемле дәрес үткәрде. Ул балигъ булмаганнарның гражданлык җаваплылыгын һәм хокукый үзаңын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Чара 98 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең консультатив пункты базасында узды. Яшүсмерләр «хокук бозу өчен юридик җаваплылык» төшенчәсе белән таныштылар, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган типик хокук бозулар мисалларын карадылар, алар өчен ничә яшьтән җаваплылык каралганын белделәр. Балаларга хокукка каршы гамәлләр кылуның нәтиҗәләрен һәм җаваплылык төрләрен җентекләп аңлаттылар.
Дәрес ахырында балигъ булмаганнар белән социаль адаптация күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән психологик уен үткәрелде. Чара балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын һәм хокукка каршы гамәлләр кылган өчен җаваплылыгын арттыруга ярдәм итте.