Пионерия көнендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының иҗат коллективы видеоконференция режимында «Күңел яшь булса, безгә еллар куркыныч түгел» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Аны Ярославль, Самара, Ростов, Воронеж, Тула, Псков, Мәскәү, Иркутск һәм башка өлкәләрдән 25 интернат-йорт карады.
Пионер сөйләмнәре, такмаклар, җырлар һәм социаль хезмәт алучылар һәм учреждение белгечләре башкаруында дәртле биюләр – тамашачыларга чын иҗади бәйрәм бүләк иттеләр.
Бөек Ватан сугышы темасын да кузгаттылар. Сугыш еллары җырлары яңгырады, тамашачылар матур бию композициясен карадылар.
Концерт «Лейся, песня» вокаль төркеме башкаруында җырлар һәм ялгыз чыгыш ясаучылар номерлары белән тәмамланды.
Өлкән кешеләрнең үз-үзләрен, талантларын күрсәтү, башкалардан нәрсәгә дә булса өйрәнү мөмкинлеге булуы куанычлы. Болар барысы да «Старость в радость» Хәйрия фонды чаралары ярдәмендә мөмкин.
